+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
21 февраль 2018, 13:12

Бюллетеньнәр өч телдә басыла

Башкортстанда 18 мартта Русия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен әзерләү башланды.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, республика өчен 3 миллион 68 мең 66 данә бюллетень басылачак. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы өчен махсус 348 900 данә бюллетень әзерләү күзаллана.


Гадәттәгечә, бюллетеньнәр өч телдә басылачак: 2 миллион 532 мең 966 данә – урыс, 384 300 данә – башкорт һәм 186 800 данә - татар телләрендә. Һәр бюллетеньдә урыс телендә дә текст булырга тиеш, дип ачыклык кертәләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
Бюллетеньгә берничә саклагыч элемент куела: бер ягында – яшел төстәге саклагыч челтәр, уң яктагы почмакта – махсус марка. Моннан тыш, анда участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия әгъзаларының ике култамгасы куела һәм комиссиянең мөһере сугыла. Шушы элементлары булмаган бюллетень санаганда исәпкә алынмаячак.
Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланганда саклагыч челтәр һәм махсус марка бюллетеньнең икенче ягына ябыштырыла. Барлык бюллетеньнәр дә тавыш бирү башланганчы тутырылырга тиеш.
Илдә Русия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен барлыгы 111 миллион 425 мең 443 бюллетень әзерләнә.

Читайте нас: