+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Политика
8 февраль 2018, 11:56

Янә бер кандидат теркәлде

РИА “Новости” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, Русия Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны мартта узачак Президент сайлауларында кандидат итеп теркәгән. Кандидат таныклыгы аның ышанычлы вәкиленә тапшырылган.

Гамәлдәге дәүләт башлыгы үзен-үзе кандидат итеп күрсәтте. Теркәлү өчен аңа 300 меңнән дә (өстәвенә, бер төбәктә 7,5 меңнән дә артыграк түгел) кимрәк булмаган имза җыярга кирәк иде.
Владимир Путинны яклап, 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә шуларның 314 меңнән артыграгы тапшырылган. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев сүзләренә караганда, комиссия тиешле таләпләргә җавап бирми торган нибары 232 имза тапкан.
Якшәмбе имзаларны тикшерү нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кандидатның ышанычлы вәкиленә тапшырылган.
Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе ике кандидатны теркәгән иде инде. Алар – ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәм КПРФтан Павел Грудинин. Парламент партияләреннән кандидат итеп күрсәтелгәнлектән, алар теркәлү өчен имза җыярга тиеш түгел.

Читайте нас: