+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
2 февраль 2018, 12:22

Документлар һәм култамгалар җыю тәмамланды

Үзәк сайлау комиссиясе 31 январьда 18 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) кандидатлардан документлар һәм имзалар кабул итүне тәмамлады.

Сайлау бюллетененә бары тик теркәлгән кандидатлар гына кертеләчәк. ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәм КПРФ партиясе тәкъдим иткән эшкуар Павел Грудинин имза җыюдан азат ителделәр һәм теркәлү үттеләр.
29 январьда сайлауларда үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы дәүләт башлыгы Владимир Путинның сайлау штабы хезмәткәрләре комиссиягә теркәлү өчен документлар һәм 315 меңгә якын имза тапшырды. 30 гыйнварда “Яблоко” сәяси партиясе күрсәткән Григорий Явлинский һәм “Партия роста” рәисе, бизнес-омбудсмен Борис Титов, “Российский общенародный союз” лидеры Сергей Бабурин 105әр мең имза тапшырдылар.
31 январьда “Гражданская инициатива” партиясе тәкъдим иткән телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак 130 мең имза җыеп тапшырды.
Читайте нас: