+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
25 гыйнвар 2018, 12:41

Путин эшлекле киңәшмә үткәрде

Цехларда булганнан һәм эшчеләр белән очрашканнан соң, дәүләт башлыгы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан хәрби булмаган югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

– Без оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә диверсификация мәсьәләләрен элегрәк тә караган, аның мөмкинлекләрен югары технологияле гражданлык продукциясе җитештерүдә мөмкин кадәр ныграк файдалану турында фикер алышкан идек, – диде аерым алганда Владимир Путин. – Әле УМПО цехларын караганда без мондагы заманча җиһазларны, куәтләрне күрдек, алар тик торырга тиеш түгел.


Киләчәктә Оборона министрлыгы заказлары кими төшкәч, аларны сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле гражданлык продукциясе җитештерүгә көйләргә кирәк булачак.
Безгә бүген бу эшнең төп юнәлешләрен һәм нәтиҗәле механизмнарын билгеләргә кирәк.
Арытаба киңәшмәдә әлеге өлкә һәм тармак җитәкчеләре һәм белгечләре чыгыш ясады.
Предприятиедә булганнан соң, Президент Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты.

Читайте нас: