+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Политика
19 гыйнвар 2018, 12:16

Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар рейтингы

Известия” хәбәр итүенә караганда, Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар исемлеге рейтингын бастырган.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, 18 мартта Русия Президентын сайлауларга килүчеләр саны 70 процент тәшкил итәчәк. 11 процент респондент тавыш бирергә әзер булуын белдергән, 12 проценты әлегә хәл итмәвен әйткән.
Сораштыруда катнашучыларның күбесе (73,2 процент) гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин өчен тавыш бирәчәген җиткергән. Павел Грудинин һәм Владимир Жириновскига -- 6,1, Ксения Собчакка –1,2, Григорий Явлинскийга – 0,8, Борис Титовка 0,3 процент сайлаучы тавыш бирергә җыена.
Сораштыру агымдагы елның 11-15 январында уздырылган. Анда 5 мең кеше катнашкан.
Читайте нас: