+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
19 гыйнвар 2018, 12:44

Парламентта яңа депутат

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламенты депутаты Юнир Котлыгуҗин белән очрашты.

Аңа депутат значогы, таныклык тапшырылды. Очрашу барышында Дәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессия эшчәнлегенең төп юнәлешләре, КПРФ фракциясе эше тикшерелде.
Юнир Котлыгуҗин депутатлар корпусы составына узган елның ноябрендә вафат булган Рифкать Гарданов урынына килде. Элек Юнир Котлыгуҗин КПРФ сәяси партиясенең Башкортстан бүлекчәсе секретаре, Уфа шәһәр Советы депутаты вазыйфаларын башкарды.
– Муниципаль дәрәҗәдә тупланган депутат эшчәнлеге тәҗрибәсе төбәк депутаты статусын башкаруда кирәк булачак, – диде Константин Толкачев. – Республика законнары сәясилекне үз итми. Без аек акылга таянып эш итәбез. Партияләрнең конструктив тәкъдимнәрен һәрвакыт хупларга әзербез.

Читайте нас: