+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Политика
9 гыйнвар 2018, 12:52

Йомгаклар канәгатьләндерәме?

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Президиумы утырышын үткәрде. Анда төбәкнең агымдагы елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде.

– Икътисад һәм социаль өлкә күрсәткечләре буенча ел уңышлы булды, – диде республика җитәкчесе. – Унбер ай өчен сәнәгать җитештерүе – 2,3, авыл хуҗалыгы производствосы – 2,5, оешмалар кереме 9 процентка артты. Кулланучылар базарында да хәл яхшырды. Ваклап сату – 2, күпләп сату 1,7 процентка артты. Инфляция дәрәҗәсе 101,2 процент тәшкил итте. Хезмәт хакы гыйнвар-октябрьдә 6 процентка артты. Шул ук вакытта керемнәр үсешенә тулысынча ирешелмәде. Киресенчә, ун айда алар 2,5 процентка кимеде. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. 1 гыйнвардан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы артуы хәлне яхшыртыр, дип исәплим. Шул ук вакытта хезмәт базары тотрыклылыгы саклана, эшсезлек кими.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев сүзләренә караганда, бүген сәнәгать җитештерүе индексы, хезмәт хакы буенча фаразланган күрсәткечләргә ирешелде. Бюджет кеременең план күрсәткечләренә ирешү көтелә.
– Оешмалар табышына салым буенча уңай динамика күзәтелә, ул 13 процентка артты, – диде Евгений Гурьев. – Кире кайтарылмаучы керемнәрне исәпкә алып, бюджет профицит белән үтәләчәк.
Шул ук вакытта дәүләт бурычы ел нәтиҗәләре буенча 18,2 миллиард сум тәшкил итте. Бу базарлардан бурыч алудан баш тартуга һәм банк кредитларын алдан каплатуга бәйле.
Евгений Гурьев билгеләвенчә, инвестицион эшчәнлектә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Тоташ алганда, республикада гомум бәясе 433 миллиард сумлык 81 өстенлекле инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә, 20 мең яңа эш урыны булдырылачак. Агымдагы ел йомгаклары буенча 45 миллиард сумлык 8 объект файдалануга тапшырылачак, 3 мең яңа эш урыны булдырылачак.
Республикада экспортлаучыларга булышлык итү өчен тиешле инфраструктура формалашкан. Русия экспорт үзәге филиалы, кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлеш тотучы субъектларына булышлык итү үзәге ачылды. 9 айда чимал булмаган экспорт өлеше, узган елның шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда, 20 пунктка артып, 40 процент тәшкил итте.
Читайте нас: