+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 август 2021, 14:45

Озак яшәр өчен һәм тромбларга каршы

Гади, әмма бик файдалы эчемлек.

Озак яшәр өчен һәм тромбларга каршы
Озак яшәр өчен һәм тромбларга каршы

Һиндстанның Organik Facts сәламәт туклану турындагы сайты хәбәр итүенчә, сүз какао турында бара. Әмма эчемлек натураль һәм шикәрсез булса гына аның файдасы турында сүз йөртү урынлы. Шулай итеп, какао-порошокның файдасы нидә һәм ни өчен бу гади эчемлек иң файдалылардан  санала?

Кан басымы

Галимнәр составында какао-порошок булган ризыкларны куллану кан басымы дәрәҗәсен төшерергә булыша, ди. Метаанализ шулай ук түбәндәгене күрсәткән: какао нигезендәге ризыклар ашау нәтиҗәсендә систолик һәм диастолик артериаль кан басымында уңай үзгәрешләр барлыкка килә. Бу уңай үзгәрешләр какао составындагы андиоксидантлар белән аңлатыла. Алар үз чиратында азот оксиды бүленеп чыгуын стимуллаштыра. Азот оксиды исә кан тамырларына уңай тәэсир итә, диелә Американың клиник туклану журналында басылып чыккан тикшеренүдә.

Йөрәк, тромблар һәм озын гомерлелек

Какаодагы антиоксидантлар организмдагы ирекле радикалларны нейтральләштерергә сәләтле.  Продукт составындагы цинк әчү (әчү – тиз картаюның төп сәбәбе) процессыннын саклый. Димәк, какао озын гомерле булуда да файдалы.

Какао-порошок антиоксидант үзлегенә ия флавоноидларга бай. Ул тромблар барлыкка килүдән, инсульт яисә йөрәк авыруларыннан саклануда булыша ала.

Бу гади һәм файдалы эчемлек тромблардан да саклый, ди. Гомумән какао эчемлеге организмга комплекслы тәэсир итә ала.

Фото: topograph.ru

 Чыганак: profile.ru

Автор: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2021-08-03/ozak-yash-r-chen-m-tromblarga-karshy-2448952?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039

Автор:
Читайте нас: