+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
2 август 2021, 16:30

Яшелчәне кышкылыкка ничек сакларга?

Яшелчә-җимешнең витаминнары саклансын, дисәгез, иң уңайлы ысулны сайлагыз.

Яшелчәне кышкылыкка ничек сакларга?
Яшелчәне кышкылыкка ничек сакларга?
Бакчада өлгергән яшелчә-җимешләрне хуҗабикәләр ничек булса да кышкылыкка күбрәк сакларга тырыша. Кемдер тозлый, маринадлый, ә кемдер киптереп, туңдырып куюны уңай күрә.

Диетологлар әйтүенчә, банкага япкан яшелчәләр бик тәмле булса да, аларның әллә ни файдасы калмый. Андагы тоз һәм уксус, беренчедән, яшелчәдәге витаминнарны бетерә, икенчедән, ашказанына зарар китерә. Кайнатма ясаганда да җиләк-җимештәге витаминнар юкка чыга. Шуңа да аларны киптереп, туңдырып һәм әчетеп куярга киңәш ителә.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә витаминнар кыш дәвамында саклансын, дисәгез, аны туңдырып кую бик отышлы. Баклажан, кишер, татлы борыч, яшел борчак, брокколи, брюссель кәбестәсе, укроп һәм башка яшел тәмләткечләр — һәрберсен аерым туңдырырга мөмкин. Кыш көне кибеттән өч тапкырга кыйммәтрәк хакка сатып алган яшелчәләргә караганда, аларның витаминнары яхшырак саклана.

Җитмәсә, банка ябуга караганда, мондый эшне башкару хуҗабикәләр өчен бик тә уңайлы. Яшелчәләрне чистартасың, юасың һәм кәгазь тастымалга җәеп киптергәч, кирәгенчә кискәләп, махсус целлофан пакетка яисә фольгага төрәсең дә туңдыргычка куясың.

Җиләкләрне агып торган суда тиз генә юып, шулай ук киптерәсең һәм, подноска тезеп, сәгать ярымга туңдыргычка куеп торасың. Аннан махсус пакетларга салып, янә туңдыргычка урнаштырасың. Болай эшләгәндә җиләкләр һәм җимешләр бер-берсенә ябышмый, кышын аларны алуы да бик уңайлы булачак.
Фото: 1zoom.ru

Автор: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-08-02/yashelch-ne-kyshkylykka-nichek-saklarga-2448170

Автор:
Читайте нас: