-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 июль 2021, 14:15

Җиде кеше агуланган

Башкортстан полицейскийлары Салаватта кешеләрнең билгесез сыекча белән күпләп агулануын шәрехләгән.

Җиде кеше агуланган
Җиде кеше агуланган
27 июльдә бер төркем халык Калинин урамы буенча урнашкан йорт ишегалдында лавка янына җыела һәм кәеф-сафа кора. Бераздан ир-егетләр аяктан егыла башлый. Тиздән әлеге урынга табиблар чакырыла.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ирләрнең хәмер һәм әлегә билгесез сыеклык куллануын белдерә. Хәзер полицейскийлар зыян күрүчеләрнең куркыныч эчемлекне каян алуын ачыклый.

Башкортстан Тикшерү комитетында бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: кп.ру


Автор: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-07-29/ide-keshe-agulangan-2444337
Автор:
Читайте нас: