+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 июль 2021, 14:50

Карбызның тәмлесен сайлый беләсезме?

Карбыз сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Карбызның тәмлесен сайлый беләсезме?
Карбызның тәмлесен сайлый беләсезме?
Ул уртача зурлыкта, ләкин авыр булмасын.

Киселгән, ярылган урыннары булмасын.

Кабыгындагы сырлар контраст булсын, кабыгы каты булса һәм ялтырап торса яхшы.

Карбызның җиргә тиеп торган өлешендәге табы ачык сары яки кызгылт-сары төстә булырга тиеш,
Өлгергән карбыз кабыгына сукканда җиңелчә яңгыравык тавыш чыгара.

Кысканда җиңелчә шытырдап куя.

Карбыз һәм кавынны рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан алырга киңәш ителми. Икенчедән, аларны күпләп үстерүче фермерлар тизрәк өлгерсен өчен төрле ашламалар куллана. Азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Иртә өлгергәннәрдә алар күп була да инде.

Карбызда нитрат күплеген ничек белергә дисезме? Аның йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төстә була. Нитратсыз карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә.

Стакандагы суга карбызның йомшагын салыгыз. Су тоныкландымы? Шулай булса, курыкмыйча ашагыз, сезгә яхшы карбыз туры килгән.

Фото: postila.ru

Автор: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-07-28/karbyzny-t-mlesen-saylyy-bel-sezme-2434353

Автор:
Читайте нас: