-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
28 июль 2021, 16:35

Калакларны ничек ялтыратырга?

Хуҗабикәләргә киңәш.

Калакларны ничек ялтыратырга?
Калакларны ничек ялтыратырга?

Карайган калак-кашыклар, чәнечкеләрне тиз генә чистартырга мөмкин.

Моның өчен савыт төбенә фольга җәяргә, 2 аш кашыгы чәй содасы салырга һәм кайнар су агызырга кирәк. Кашык, чәнечкеләрне салып, сүрән утта 15 минут кайнатырга.

Аннары чайкатып, корытып сөртәсе генә кала.

Көмеш белән йөгертелгән, каралган кашыклар да ялтырар.

Фото: lalafo.kg

Автор: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-27/kalaklarny-nichek-yaltyratyrga-2433597
Автор:
Читайте нас: