+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 июль 2021, 15:55

Файдасы күп, белегез!

Әстерхан чикләвеге — файдалы матдәләр хәзинәсе. Ул витаминнар һәм микроэлементларга бай. Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Өстәвенә, бик туклыклы да.

Файдасы күп, белегез!
Файдасы күп, белегез!
Бу чикләвекләр — биотин, омега-3, В төркеме витаминнары чыганагы. Болар барысы бергә стрессны һәм борчылуны киметә, шулай ук игътибар һәм зиһен күрсәткечләрен яхшырта, нейродегенератив бозылулар куркынычыннан саклый.

Чикләвекнең файдалы үзлекләре исемлегенә шулай ук түбәндәгеләр керә:
иммун системасын ныгыта;
кандагы шикәрне киметә;
хәтерне, гормональ фонны, эчәклек эшчәнлеген яхшырта;
атеросклероз, анемия һәм гипертония вакытында уңай нәтиҗәләр бирә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-26/faydasy-k-p-belegez-2431019

Автор:
Читайте нас: