-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 июль 2021, 14:55

Көнбагыш яратасызмы?

Кайбер авырулардан котылырга ярдәм итә ул.

Көнбагыш яратасызмы?
Көнбагыш яратасызмы?

"Көнбагыш ашама, юкса, тешләрең бозылыр", дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә менә белгечләр көнбагышның бик күп файдалы ягын тапкан. Әлбәттә, аны дөрес куллана белергә кирәк.

Көнбагыш
эчәкләр эшчәнлеген көйли;
кыздырылмаган көнбагыш кулланганда яралар тизрәк төзәлә;
инфекцияле авырулардан соң көнбагыш куллану файдалы, бу очракта файда иммунитетның көчен арттырудан һәм ныгытуыннан гыйбарәт;
миокард инфаркты, йөрәк-кан тамырлары, бавыр авырулары, атеросклероз вакытында рационга көнбагыш орлыкларын кертергә тәкъдим ителә, бу организмга уңай йогынты ясаячак;
көнбагыш ашау процессы нервларны тынычландыра, проблемаларны онытып торырга мөмкинлек бирә.

Шулай да белгечләр кыздырылмаган көнбагышта витаминнар күбрәк булуын ассызыклый. Әгәр дә көнбагыш кыздырганда ул бераз көйгән икән, киресенчә, сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкинсез. Аеруча ашказаны авырулары булган кешеләр өчен бу куркыныч.

Һәм, әлбәттә, көнбагышны кабыгыннан кул белән арындыру тешләрегезне саклауда зур ярдәм булачак.

Фото: donday.ru

Автор: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-13/k-nbagysh-yaratasyzmy-2402476
Автор:
Читайте нас: