+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
22 июль 2021, 15:05

Ташкабактан тәмле салат

Быел ташкабак аеруча уңды. Аны кая куярга белмисезме? Кышкылыкка файдалы да, тәмле дә салат әзерләгез.

Ташкабактан тәмле салат
Ташкабактан тәмле салат

Моның өчен түбәндәге ризыклар кирәк була: ташкабак — 4 килограмм, 6-8 болгар борычы, суган — 1 килограмм, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе.

Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салабыз. Шуңа шакмаклап туралган ташкабакны салып, яхшылап болгатабыз. Утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм, 10 минут кайнаганнан соң, озынча туралган болгар борычын салабыз. Тагын 10 минут чамасы кайнаткач, салатка түгәрәкләп туралган суган кушабыз.

Барлык яшелчәләрне салып бетергәч, яхшылап бутыйбыз һәм тагын 10-15 минут кайнатып алабыз. Соңыннан аш серкәсе кушып, кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябабыз.
Банкаларны бер тәүлеккә җылы әйберләр белән төреп куябыз.

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Автор: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-22/tashkabaktan-t-mle-salat-2427806

Автор:
Читайте нас: