+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общество
21 июль 2021, 16:50

Ай саен 10 мең сум булырмы?

Әлеге акчаны бала тәрбияләүче һәр гаиләгә бирмәкчеләр.

Ай саен 10 мең сум булырмы?
Ай саен 10 мең сум булырмы?

"Гадел Русия" - хакыйкать өчен" депутатлары Дәүләт думасына августның икенче яртысында балалы гаиләләргә ай саен 10 мең сум түләү турындагы проектны кертергә планлаштыра.

- Моның турындагы закон проектын августның икенче яртысында кертәчәкбез. Хәзер без исәпләүләр белән шөгыльләнәбез. Ярдәмне алучы беренче категория - балалы гаиләләр. Без ай саен балалары булган гаиләнең һәр әгъзасына 10 мең сум түләргә тәкъдим итәбез, - дип белдерде партия рәисе Сергей Миронов.

Мәсәлән, бер баланы тәрбияләүче ялгыз ана 20 мең сум алачак, ягъни һәр кешегә 10 мең сум. Биш кешедән торган гаилә: ана, ата һәм өч бала - ай саен 50 мең сум алачак.

Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, беренчел исәпләүләр буенча, моңа елына якынча 7,5 триллион сум кирәк булачак.

Фото: denisjurin.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Автор:
Читайте нас: