Мәсәлән, петуния һәм флокс орлыклары бик вак һәм аларны үстерү зур түземлек сорый. Бу орлыкларны алдан әзерләнгән җиңел, дымлы туфрак өстенә берәмләп салып чыгарга һәм сак кына пульверизатордан су сиптерергә кирәк. Өстен пленка яки пластмасс контейнер капкачы белән каплап, якты урынга куегыз. Көн дә иртән өстен ачып җилләтергә, капкачка җыелган конденсатны тазартырга онытмагыз. Орлыклар шытып чыккач та өстен ачып куярга ашыкмагыз, үсентеләр ике атна чамасы капкач астында үсәргә тиеш. Тик әледән-әле җилләтеп һәм су сибеп торыгыз.
Алиссум известь кушылган җиңел, ашламага бай катнашмада яхшы үсә. Орлыкларны тигез итеп җәелгән туфракка берәмләп салып чыгыгыз. Аларны туфрак белән күмдерергә ярамый, бары тик уч төбе белән бастырып чыгарга гына кирәк. Аннары яхшылап су сибегез һәм савытны пленка яки пыяла белән каплап, 18 градустан да түбән булмаган урынга куегыз. Үсентеләр бер атнадан баш күрсәткәч тә, өстен ачып бүлмәнең якты ягындагы тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Ә инде өч чын яфрак чыккач, үсентеләрне берәмләп савытларга күчерергә кирәк.