+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 март 2021, 12:05

Исерек водительгә - ярты миллион сум штраф!

Русиядә руль артына исерек көе утыручыларга карата җәзаны тагын да катылатмакчылар. Хәзер мондый хокук бозу өчен өч елга төрмәгә утырту һәм ярты миллион сумлык штраф салырга тәкъдим ителә.

Русия Федерациясе Җинаять кодексына мондый төзәтмәләр кертүне Хөкүмәтнең закон проектлары буенча комиссиясе хуплаган да инде.

Эчке эшләр министрлыгында әлеге яңалыкны гамәлгә кертүне заман таләбе дип атаганнар, чөнки әлеге санкцияләр хәлне үзгәртә алмый: кешеләр исерек халәттә автомобиль руле артына утырган өчен хөкем ителгән килеш тә янә шул ук кырын гамәлгә бара.

Билгеле булуынча, Җинаять кодексына үзгәрешләр текстын вице-премьер Юрий Борисов кушуы буенча Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән. Төзәтмәләр 264.1 мәддәгә кертелә. Әгәр дә граждан ел дәвамында икенче тапкыр руль артында исерек хәлдә тоткарланса, ул җинаятьче дип таныла.

Машинада салмыш хәлдә җилдергән өчен суд ике елга рәшәткә артына озата, 100-300 мең сум штраф сала.
Кем дә кем әлеге мәддә буенча бер тапкыр хөкем ителгән булып, икенчегә эләксә, аңа җәза катырак булачак. Бу очракта штраф 500 мең сумга җитә. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучы өч елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем ителә, өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм була.

Фото: telesputnik.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Iserek-voditelg--yarti-million-sum-shtraf-718420/
Читайте нас: