Әлеге пропуск өйдән эшкә бару һәм кире кайту өчен кирәк. Пропускны
doroga02 веб-сайтында алырга була.
Теркәлү өчен:
1. Веб-сайтта теркәлергә һәм, "Теркәлү" төймәсенә басып, электрон почтаны һәм пароль уйлап язарга кирәк.
2. Электрон почтага килгән хатка кереп, аккаунтны активлаштырырга.
3. Алга таба телефон номерын һәм яшәү адресын теркәргә кирәк. Әзер!
Машинаны теркәү:
1. Веб-сайттагы биттә машинаның маркасын һәм номерын теркәргә кирәк. Әзер!
Сәфәрләрне теркәү:
1. Сәфәр чыкканда алга таба "Яңа сәфәр" төймәсенә басарга.
2. Сәфәрнең датасын, вакытын, маршрутын язарга.
3. Алга таба "Сакларга" төймәсенә басып куярга.
Әгәр сезне ЮХХДИ инспекторы туктатса:
1. Веб-сайтка кереп, "Сәфәрләр" төймәсенә басырга.
2. Агымдагы сәфәр белән мәгълүматны ачарга.
3. Шул биттәге номерны инспекторга күрсәтергә.
Номерны алдан ук, сәфәргә чыгар алдыннан язып алырга яисә телефонда скриншот ясап, саклап куярга киңәш ителә.
Фото: 7days-ufa.ru сайтыннан.