+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 апрель 2019, 17:49

Яңа күпер 11 полосадан торачак

12 июньдә Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзелеше башланачак.

Бу хакта бүген “Транспорт сәгате” утырышы кысаларында республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров белдерде.

Яңасы әле гамәлдә булган ике күперне берләштерәчәк. 2021 елга Агыйдел елгасы аша 11 полосадан торган күпер булачак. Төзелеш эшләре ике этапта барачак: яңа күпер салу һәм искесен реконструкцияләү. Русия Федерациясе Хөкүмәте республикага быел 500 миллион сум күләмендә финанслауны хуплады. 100 миллион сум республиканың Юл фондыннан бүленәчәк. Барлыгы чыгымнар 6 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Утырышта иң аварияле юл участокларының берсе — Р-240 санлы Уфа – Ырынбур автомобиль трассасының киңәйтелүе турында да сүз булды. Әлегә кадәр ике полосалы булган бу юл дүрт полосадан торачак.

Радий Хәбиров белдерүенчә, юлның бу участогын киңәйтү аварияләрнең азаюына һәм йөк трафигының артуына китерәчәк. Соңгысы Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләренең сәнәгать предприятиеләре өчен аеруча мөһим.

“Транспорт сәгате”ндә Уфа – Инзәр – Белорет, Уфа – Бөре – Яңавыл, Нефтекама – Яңавыл һәм Уфа – Аэропорт автомобиль юлларын федераль карамакка тапшыру турында да сүз булды.
Читайте нас: