+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 апрель 2019, 16:50

Армиядә үлә егетләр...

Шушы көннәрдә Башкорстаннан хәрби хезмәткә алынган ике егет һәлак булды.

Дәүләкән районыннан алынган Валерий Степанов 7 апрельдә Приморский краеның Сергеевка авылы янында минага эләккән иде.

14 апрельдә Липецк янындагы хәрби-һава аланында 22 яшьлек егет һәлак булган. "GOROD48" порталы хәбәр итүенчә, ул үз-үзенә кул салган, дип фаразлана.

Солдат аналары комитетының Башкортстан бүлегендә әлеге хәбәрне раслыйлар. Русия Оборона министрлыгы тикшерү уздыра, диелә "Азатлык" радиосы сайтында.
Читайте нас: