+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 апрель 2019, 18:09

Телне белү модага керсен иде

Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съездында катнашты.

Ул, җыелучыларны сәламләп, башкорт телен укыту буенча берничә тәкъдим әйтте.

— Мин 5 яшькә кадәр Ишембай районының Сәйрән авылында яшәдем. Аннары безнең гаилә шәһәргә күчте. Аннан мин Мәскәүдә яшәдем һәм акрынлап башкорт телендә сөйләшүне оныта башладым. Бүген миңа 55 яшь һәм шуны әйтә алам: ниһаять, без туган телгә әйләнеп кайтабыз. Безнең алда берничә бурыч тора һәм мин шушы уңайдан идеяләрем белән уртаклашмакчы булам. Бүген без балаларны туган башкорт теленә ничек нәтиҗәле өйрәтергә, аны укыту буенча нинди методикалар кертергә һәм укытуны ничек модалы һәм заманча итәргә икәнлеген бергәләп хәл итәргә тиеш, — диде ул.

Шулай ук Радий Хәбиров башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелү турында билгеләр тапшырды.
Читайте нас: