+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2019, 13:29

"Үлемсез полк" хәрәкәтендә 100 меңләп кеше катнашачак

Быел колонна беренче тапкыр хәрби җырлар һәм марш озатуы астында атлаячак.

9 майда республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында "Үлемсез полк" Бөтенрусия гражданлык-патриотик акциясе узачак. Бүген "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әлеге масштаблы чараны оештырудагы үзгәрешләр һәм яңалыклар турында сүз барды.
Быел "Үлемсез полк" хәрәкәтендә 100 меңләп кешенең катнашуы көтелә. Акция 11.00 сәгатьтә башлана. Хәрәкәтнең төбәк штабы җитәкчесе Вадим Курилов белдерүенчә, катнашучылар саны бермә-бер арту сәбәпле, быел маршрутны озынайтырга туры килгән. Колонна Октябрь проспекты буйлап, Шәфиев урамы киселешкән урыннан башланып, "Һалле шәһәре" тукталышы тирәсенә кадәр сузылачак. Колонна башында торналар костюмы кигән балалар, 44нче елгы солдатлар костюмындагы яшьләр булачак. Хәрәкәтне җитәкләү республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка, шәһәр мэры Өлфәт Мостафинга һәм хәрби комиссар Игорь Харченкога тәкъдим ителгән. Алар белән янәшә Советлар Союзы Геройларының, Дан орденының тулы кавалерларының туганнары атлаячак.
Вадим Курилов белдерүенчә, быел хәрәкәттә 100 меңгә якын кешенең катнашуы көтелә. Портретлар күтәреп чыгучыларның 15 меңнән артыгы - мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре. Быел чара беренче тапкыр музыкаль яктан бизәлә - колонна хәрби җырлар һәм марш озатуы астында атлаячак.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова "Үлемсез полк" хәрәкәтенең БСТ телеканалы һәм «Спутник ФМ» радиосы аша турыга трансляцияләнәчәген белдерде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/20745-lemsez-polk-hrktend-100-melp-keshe-katnashachak.html


Читайте нас: