+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 апрель 2019, 13:20

Баш мөфти “Мөселман дөньясы-2019” форумында катнаша

11-14 апрельдә Пермь шәһәрендә “Мөселман дөньясы-2019” IX Төбәкара мөселман мәдәнияте форумы үтә.

“Мөселман дөньясы” форумы – ел саен үткәрелүче зур вакыйга. Ул милләтара һәм этносара мөнәсәбәтләрне көйләүгә, традицион Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән.

Чарада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Пермь һәм Көнгер митрополиты Мефодий, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Пермь шәһәре хакимияте башлыгы Дмитрий Самойлов, нәзарәтләр вәкилләре, урындагы мөселман оешмалары имамнары һәм әгъзалары, властьның федераль, край һәм муниципаль органнары вәкилләре, тарих, дин, этнография өлкәсе экспертлары катнаша.

Форум кысаларында «Русия гражданнарының рухи һәм социаль иминлеге бурычларын хәл итүдә Ислам һәм традицион диннәр» дигән фәнни-гамәли конференция, хәләл ярминкә һәм Коръән укучылар конкурсы узачак.

Фото: cdum.ru сайтыннан.
Читайте нас: