+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 апрель 2019, 17:05

Ветераннарның пенсиясе арта

Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык пенсияне 9,5 мең сумга арттырырга җыеналар.

Дәүләт думасы депутатлары шул хактагы закон турында фикер алыша, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Бу эшне гамәлгә ашыру өчен быел - 0,95 миллиард сум, алдагы елларда 1,42 миллиард сумга кадәр акча бүлү планлаштырыла.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясенә өстәмәләрне исәпләү системасына үзгәрешләр кертүче законны Дәүләт думасы беренче укуда кабул итте. Әлеге документка ярашлы, ветераннарның пенсиясе чама белән 9,5 мең сумга артачак. Закон проекты турында фикер алышканда, оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова шундый саннар китергән.

Әлеге документ кабул ителгән очракта, ул 1 майдан үз көченә керә. Проект Владимир Путин указы белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарыла торган чаралар кысаларында эшләнгән.
Читайте нас: