+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 апрель 2019, 13:08

«Инцидент» программасы халыкка ярдәм итә

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәк Башлыгы Хакимияте каршындагы Социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча төркем хезмәткәрләре белән очрашты.

- Хезмәттәшләр, «Инцидент менеджмент» системасын власть белән җәмгыятьнең хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәле коралы итеп ясап, зур эш башкарды, – дип ассызыклады «Башинформ» акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе, республикада «Инцидент» программасын гамәлгә кертү буенча куратор Ростислав Мурзагулов.

Эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская, «Инцидент» ярдәмендә халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүнең нәтиҗәлелеген билгеләп, елның беренче кварталы эшенә йомгак ясады.

Бу вакыт эчендә Радий Хәбиров исеменә 22 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, шуларның 15 меңнән артыгы – социаль челтәрләр аша. Аларның барысы буенча да эш башланган. Иң типик һәм характерлы мәсьәләләр төбәк җитәкчесенең «сәламәтлек сәгате», «төзелеш сәгате», «транспорт сәгате», «мәгариф сәгате» кебек тематик киңәшмәләренә чыгарыла. Аның буенча Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы конкрет йөкләмәләр бирә. Халыкның мөрәҗәгатьләре республика буенча эш сәфәре программасын формалаштырганда да исәпкә алына.

– Без халык белән ачык һәм аңлаешлы коммуникацияләр төзибез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Власть халык кайда -- шунда булырга тиеш, дип янә бер тапкыр кабатлыйм. Әгәр алар социаль челтәрләрдә икән, димәк, түрәләр дә анда булырга тиеш. "Инцидент» программасы гражданнар мөрәҗәгатенә оператив җавап бирергә һәм аларны хәл итү юлларын эзләргә мөмкинлек бирә. Гомумән алганда, мин эшче төркем эшчәнлегеннән канәгать. Бу юнәлештә алга таба да хәрәкәт итәргә кирәк дип саныйм.






Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан
Читайте нас: