+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 апрель 2019, 17:07

“Аек авыл” өчен - 500 мең сум

Бөтендөнья башкорт корылтае “Аек авыл” конкурсына старт бирде.

Конкурс Башкортстан районнарының авыл биләмәләре арасында үтә.

Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе билгеләп үткәнчә, аек яшәү рәвешен пропагандалаучы җитәкчеләрне, журналистларны, йолдызларны җәлеп итү күздә тотыла.

Конкурс ике этапта үтә.

Беренчесе районнарда 2019 елның 10 апреленнән 31 августына кадәр була. Анда барлык авыл биләмәләре дә катнаша ала.

Икенче республика этабына район җиңүчеләре чыга. Конкурс нәтиҗәләре 2019 елның 30 ноябренә кадәр билгеле булачак. Җиңүчеләр акчалата буләкләр алачак. Беренче урынга — 500 мең сум, икенче урынга — 250 мең сум, өченче урынга — 150 мең сум.

Оештыру комитеты карары буенча акчалата бүләк авыл биләмәсе үсеше өчен файдаланыла. Конкурсның финалына эләккән 10 торак пункт шулай ук 30 мең сум күләмендә матди ярдәм алачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: