+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2019, 13:46

Санлы телевидениегә күчәчәкбез

Дәүләт ярдәмен алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итегез.

Агымдагы елның гыйнварыннан Русиядә санлы телевидениегә күчү башланды. Башкортстанда моңа кадәр эшләгән телевидениенең эшчәнлеге 3 июньдә туктатылачак.

Шушы көннән телевидениене яңа төрдә карауга тоташтырырга яисә махсус приставка куярга кирәк булачак. Бу җәһәттән республика Хөкүмәте үз пенсияләренә кушып, өстәмә федераль түләүләр дә алучы хаклы ялдагылар һәм аз тәэмин ителгән, бала пособиесе алучы гаиләләр мондый приставка алу өчен дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала.

Бу ярдәмне гражданнар бер генә тапкыр һәм бер торак өчен генә ала ала. Приставка чыгымнарын каплату турындагы гариза белән күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моның өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәгълүматны MFCRB.RU сайтыннан белешергә мөмкин.
Читайте нас: