+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2019, 14:19

Радий Хәбиров Хөкүмәт эшчәнлегенә йомгак ясады

Бүген Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның тугызынчы пленар утырышы үтте.

Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров депутатлар алдында 2018 елда Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап белән чыгыш ясады.


-- Якындагы алты елда Башкортстанның шәһәр һәм авылларында тормыш шартларын яхшыртуга 175 миллиард сум юнәлтеләчәк. Шуларның 130 миллиард сумы - федераль һәм республика бюджетлары акчасы. 45 миллиард сум – бюджеттан тыш чыганаклар. Бу акчалар инде быел ук эшли башлаячак. Кешеләр дә үз тормышларындагы яхшы үзгәрешләрне сизер дип ышанам, — диде Радий Хәбиров.
Узган елда Башкортстан федераль бюджетка 600 миллиард сум күчергән.
-- Салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше темплары буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында тора, илдә сигезенче урында. Башкортстан салым сәясәте нәтиҗәлелеге буенча лидерлар өчлегендә. Соңгы елларда республика дәүләт бурычын шактый киметте, - диде Радий Хәбиров.
Ул билгеләп үткәнчә, республикага федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшне яңача төзү мөһим.
Узган елда бу мәсьәләдә алга китеш булды. Без 65 миллиард сумнан артык акча алдык. Бу, 2017 елдагы белән чагыштырганда, 1,5 миллиард сумга күбрәк. Бу эшкә безнең депутатлар һәм сенаторлар, федераль структураларда республика вәкилләре кушылды. Алга таба төбәккә федераль акчалар күбрәк кертеләчәк, шул исәптән «май указы» ярдәмендә дә.
Быел беренче кварталда Башкортстан бюджеты керемнәре 11,5 процентка арткан. Федераль акчалар, узган елның беренче кварталына карата, 12 процентка күбрәк җәлеп ителгән. Милек салымнары буенча 21 процентка үсеш күзәтелә.
-- Безнең милек комплексы белән идарә итү сыйфатын яхшырту буенча карарларыбыз беренче нәтиҗәләрен бирә, -- диде Радий Фәрит улы.
2018 елда Башкортстанның тулай төбәк продукты триллион ярым сумга җитте, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 1 процентка күбрәк.
"Сәнәгатьтә җитештерү күләмнәре 3,4 процентка артты, бу ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак (Русиядә – 2,9 процент). Кече эшкуарлык һәм ваклап сату субъектларының әйләнеше артты. Тулаем алганда, без уңай якка барабыз. Шуңа да карамастан, икътисади үсешне дәвам итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, икътисади үсешнең тулы кыйммәтле инфраструктурасын булдыру өчен биш юнәлешкә игътибар итәргә кирәк.
-- Беренчесе -- кыска вакытлы социаль-икътисади үсештән алда баручы территорияләребез. Бездә алар быелдан бишәү. Икенчесе --Ишимбайда махсус икътисади зона. Өченчесе -- индустриаль һәм технопарклар. Дүртенче юнәлеш -- барлык үсеш институтлары эшен координацияләү. Бишенчесе – без инвесторлар белән яңача эш алып барабыз, -- диде Радий Хәбиров.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Читайте нас: