+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2019, 13:22

Намуссыз эш бирүчеләргә - иң катгый санкцияләр

8 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координация советы утырышын үткәрде.

Киңәшмәдә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Радий Хәбиров хезмәт хакы буенча бурычлар мәсьәләсенә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми. 2018 елның декабрендә үк Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә хезмәт хакы буенча бурычларны киметергә кушкан иде. Ул вакытта ике атна эчендә 635,5 миллион сумнан 500 миллион сумга кадәр бурычны киметүгә ирешкәннәр иде.



Әмма оешма төбәк җитәкчесе биргән трендны саклап кала алмады. 1 мартка 11 мең хезмәткәр алдында бурыч 583 миллион сумга кадәр арткан. Төп өлеше - 362 миллион сумы - зыянга эшләүче һәм банкрот предприятиеләргә туры килә.



- Банкротлык процессы еш кына рейдерлыкка, милекне тартып алуга, салым йөкләмәләре үтәлмәвенә бәйле булуы белән катлаулана, – дип ассызыклады республика җитәкчесе, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Мондый хокук бозуларга чик кую, аңлы рәвештә банкротлыкка төшмәү зарур. Намуссыз эш бирүчеләргә карата иң катгый санкцияләр кулланырга, җинаять эшләре кузгатырга кирәк.



Радий Хәбиров профсоюз оешмаларын, хезмәт өчен түләү хокукын яклап, бу мәсьәләдә активрак позиция алырга чакырды.

Читайте нас: