+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общество
9 апрель 2019, 14:06

Берсе шаярган, икенчесе чынга алган

Телефонга килеп төшкән видеоязмаларны карап, артык уйланып та тормыйбыз, янә дистәләгән кешегә озатабыз.

Ватсапп, мессенджер аша открыткалар, анекдотлар, видеоязмалар җибәрү чамадан тыш активлашкан заманда яшибез. Кайвакыт телефонга килеп төшкән видеоларны, язмаларны карап, артык уйланып та тормыйбыз, аларны янә дистәләгән кешегә озатабыз. Ә кемдер аны йөрәгенә шулкадәр якын кабул итә...

Владивостокта 23 февраль көнне бер ирнең телефонына шаяруга корылган видеролик килеп төшкән. Аны таныш хатын җибәргән булган. Ләкин бу видеоязма ирне бер дә шатландырмаган. Киресенчә, ачуын чыгарган, хәтта ул хатыннан үч алуга кадәр ук барып җиткән.

Автомобилен подъезд каршына куйганлыгын белеп, ир машинага ягулык сибеп, төнлә ут төртә һәм җинаять урыныннан кача.

Тикшерү барышында җинаятьченең шәхесе ачыклана. Ул үз теләге белән машинаның чыгымнарын каплый. Шулай да иргә карата җинаять эше ачылган, аңа суд алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Читайте нас в