+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 апрель 2019, 12:51

Радий Хәбиров: “Республика инвесторлар һәм бизнес-идеяләр өчен ачык”

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Энергетика министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады.

Аны министр Александр Новак үткәрде. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, федераль власть органнары вәкилләре, төбәкләр, ягулык-энергетика комплексы компанияләре җитәкчеләре катнашты.


Утырышта министрлыкның 2018 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.
- Безнең республика быел бер гасырлык юбилеен билгели. Бу елларда республика нефть чыгару, нефть эшкәртү төбәге булып танылды. Без хәзер дә нефть эшкәртү күләме һәм тирәнлеге буенча лидерлар сафында. Башкортстанда иң сыйфатлы һәм экологик чиста бензин җитештерелә. Хәзерге вакытта республикада нефть тармагының «скважинадан бензоколонкага кадәр» җитештерү циклы бар. Бездә барлык нефть эшкәртү һәм чыгару компанияләре эшли, - диде Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы сүзләренә караганда, Башкортстанда технологик бәйсезлек өчен фәнни технологияләр, җитештерү куәте, нефть чыгару җиһазлары җитештерү предприятиеләре һәм, әлбәттә, куәтле кадрлар потенциалы бар. Республика предприятиеләре мөһим бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертергә әзер. Күп кенә предприятиеләр җитештерелүче продукция күләмен берничә тапкыр арттыру мөмкинлегенә ия.
- Без эшлекле тәкъдим әзерләдек һәм якын арада аны «Газпром» җитәкчелеге белән җентекләп тикшерәчәкбез. Бу – Салават шәһәрендә “Газпром” компанияләр төркеме предприятиеләре базасында эре нефть-газ химиясе кластеры булдыру, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе сүзләренә караганда, республика инвесторлар, перспективалы бизнес-идеяләр өчен ачык. Шушы уңайдан ул коллегиядә катнашучыларны 21 майда Уфада үтәчәк Русия нефть-газ химиясе форумына һәм «Газ. Нефть. Технологияләр» халыкара күргәзмәсенә чакырды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/ekonomika/20652-radiy-hbirov-respublika-investorlar-m-biznes-ideyalr-chen-achyk....



Читайте нас: