+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 апрель 2019, 18:52

Очын-очка ялгарга да җитми

2014 елдан гражданнарның реаль кереме якынча 11 процентка кимегән.

Русиядә яшәүчеләрнең 79,5 проценты яшәү өчен кирәк-ярак сатып алу өчен матди кыенлыклар кичерә. Ә 14,6 процентына бу аеруча катлаулы икән. Бу турында "Росстат" хәбәр итә.

Ведомство белдерүенчә, бүген очын-очка ялгап яшәү өчен аена 58 500 сум акча кирәк. Күпбалалы гаиләләрнең кереме 82 мең сум булырга тиеш булса, пенсионерларга ай саен 39 300 сум акча таләп ителә.

Шул ук вакытта, 2018 елда уртача эш хакы 32 600 сум тәшкил иткән.
Читайте нас: