+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 апрель 2019, 19:20

Юлдагы чокырларны ремонтлау буенча кушымта кайчан әзер була?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юллардагы чокырлар ремонты буенча мобиль кушымтаның һаман әзер булмавына канәгатьсезлек белдерде.

Дәүләт компанияләренә бу хактагы йөкләмәне ул узган елның октябрендә үк биргән, әмма 11 мартта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мобиль кушымта әзер булмавы ачыкланган. Ул вакытта Радий Хәбиров катгый срок куйды: 1 апрельгә мобиль кушымта эшли башларга тиеш.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов "Юл эксперты" мобиль кушымтасын эшләгәндә барлык кисәтүләр дә исәпкә алынуын һәм ул App Store һәм Google Play ярдәмнәре буенча әлеге кушымтаны күчереп алып булуын әйтте.

Ял көннәрендә, республика Башлыгы кушуы буенча, мобиль кушымта сыналды. Башкортстан Башлыгы Хакимияте каршында социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская, аның хезмәттәшләре кайбер җитешсезлекләрне ачыклады, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, чокырлар геолокациясе дөрес күрсәтелми, зур күләмдәге фотосурәтләрне кушымтага кертеп булмый һәм башкалар.

"Сез минем йөкләмәне үтәмәгәнсез. Миңа күрсәткән кушымтагыз эшләми. Бу программа әзер түгел. Мин сезгә тагын бер сорау бирәм: мин чыннан да эшли торган программаны кайчан алам?", — диде Радий Хәбиров, дәүләт комитеты рәисенә мөрәҗәгать итеп.

Тимур Мөхәммәтҗанов барлык җитешсезлекләрне эшләп бетерергә бер атна вакыт сорады. Республика җитәкчесе, шулай ук, Башкортстанның Контроль-хисап палатасына бюджет акчаларының кушымтага никадәр сарыф ителүен һәм дөрес файдаланылганлыгын тикшерергә кушты.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, чокырлар ремонты белән 1200 берәмлектән артык техника шөгыльләнә. 7 апрельдә Башкортстанда 26 асфальт заводы эшкә кушылып, республика юлларына кайнар асфальт түшәлә башлаячак.
Читайте нас: