+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 апрель 2019, 19:00

"Исем өчен үткәрмәгез..."

Узган атнада республиканың 28 муниципалитетында “Инвестиция сәгате” үтте.

Аларда гомум күләме 7,4 миллиард сумлык 130 инвестиция проекты каралды. Ике проект республика “Инвестиция сәгате”нә карауга кертелде.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә дә сүз булды. Республика җитәкчесе белдерүенчә, проектның төп бурычы — күрсәтмә чаралар үткәрү түгел, ә малтабарлар проблемаларын хәл итү.

— “Инвестиция сәгате” үткәргәндә кайбер урыннарда тәҗрибәсез башлыклар малтабарларны озак көтәргә мәҗбүр иткән яисә фикер алышу барышында коммерция серләрен ачкан. Чиновниклар бу җитешсезлекләрне бетерүне үтенде. Инвестиция сәгатьләре өчен Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җаваплы итеп тәгаенләнде, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: