+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 апрель 2019, 19:23

Чокырларны ремонтлау буенча мэриянең картасы әзер!

Уфа мэриясе юллардагы чокырларны ремонтлау буенча интерактив картаның яңартылган версиясенең әзерлеге турында хәбәр итте.

Уфа хакимияте мобиль җайланмалар һәм планшетлар өчен юлдагы чокырларны ремонтлау буенча интерактив картасының яңартылган версиясен эшләде һәм эшләтеп җибәрде. Ул кулланучылардан теркәлү, авторизация, төгәл урынны теркәү таләп итми, чөнки геолокация автомат рәвештә билгеләнә.

Хәзер проблемалы участок турында гаризаны өч этапта җибәрергә мөмкин:

1нче адым – чокырны фотога төшерү;

2нче адым - фотоны теркәү һәм, чокыр булган урын дөрес күрсәтелмәгән булса, адресны дөресләү;

3нче адым – гариза җибәрү.

Теләге булган кеше аңлатмалар өстәргә һәм гаризаның кабул ителүен контрольдә тотарга мөмкин. Шул вакытта кулланучының электрон почтасына гаризаларны күзәтеп бару өчен даими сылтама киләчәк.

"Уфа хакимиятенең юллардагы чокырлар ремонты картасы мобиль җайланмаларга урнаштыруны таләп итми. Аны эзләү системалары һәм Интернетка керә алган теләсә кайсы смартфон һәм планшет аша да табарга мөмкин. Боларның барысы да әлеге онлайн-сервисны шәһәр халкы өчен мөмкин кадәр нәтиҗәле итә", - дип шәрехләделәр республика башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: