+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
1 апрель 2019, 14:09

Башкортстанда ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арткан

Республикада ел башыннан ВИЧ-инфекцияле 788 кеше ачыкланган. Аларның 500е – ирләр, 288е - хатын-кызлар.

Яңа ачыкланган авыруларның 60ы Башкортстандагы медицина учреждениеләрендә дәвалана.

ВИЧ-инфекцияле авырлы хатын-кызлар саны 124кә җиткән, аларның 92се балаларын дөньяга китергән дә.

Үткән елдагы белән чагыштырганда, куркыныч инфекция белән авыручылар саны 10 процентка үскән.

Белгечләр хәлнең катлаулануын авыручыларның дәвалануны соң башлавында һәм даими тикшерелеп тормавында күрә.
Читайте нас: