Алар 2 процентка индексацияләнә. Әлеге түләүләр пенсия яшенә җиткән, ләкин страховка пенсиясе алыр өчен стажы тулмаган гражданнарга тәгаенләнә.
Бу арту 4 миллионга якын пенсионерның социаль хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Шул рәвешле, 1 апрельдән картлык буенча уртача социаль пенсия күләме 9266 сум (182 сумга артык) булачак.
Инвалид-балалар һәм балачактан I группа инвалидлар, шул тәртиптә, 13674 һәм 13812 сум алачак.