Хезмәт шартларын бәяләү өчен яңа параметрлар әзерләү хакында ведомствода 11 мартта узган киңәшмәдә фикер алышканнар.
Аерым алганда, тискәре факторларга эштәге югары эмоциональ яисә интеллектуаль киеренкелекне, шулай ук, уңайсыз графикны кертергә мөмкиннәр.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, өстәмә акча, беренче чиратта, полицейскийлар, укытучылар һәм журналистларга түләнергә мөмкин.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, әлеге башлангыч белән профсоюзлар чыккан, шулай ук, артык эш күләме һәм хезмәт шартларын бәяләү методикасы җентекләп тикшерүне таләп итә.