+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 март 2019, 18:32

Пенсионерлар акчасын суга салды...

Уфада янә бер финанс пирамида "шартлады".

Ике меңнән артык кеше саклыкка салган акчасыннан колак какты.

Халыкка салынган акчаларының югары процентлы үсешен вәгъдә итүче «Инвестсоцвклад» кулланучылар кооперативы кинәт кенә Уфадагы барлык офисларын да япкан. Анда акча салучыларның күпчелеге - пенсионерлар. Бүгенге көндә алар, кулларына фирма мөһере сугылган бер кирәксез кәгазь тотып, ярык тагарак алдында калган. Халык белдерүенчә, салынган сумма 2 миллиард сумга җитә.

«Инвестсоцвклад»ның учредителе моңа кадәр прокуратура таләбе белән ябылган «Соцвклад» кооперативыныкы белән бер булуы ачыкланган. Хокук сакчылары бу компания белән дә кызыксына башлаган.
Читайте нас: