+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 март 2019, 13:18

Яз килде! Җылы яз килде!

Аның икенче ае гадәттән тыш җылы булачак.

Апрельдә республикада гадәттәгедән азрак явым-төшем көтелә, һава температурасы да чагыштырмача югарырак булачак.

1 апрельдә төбәктә коры, кояшлы көн көтелә. Һава температурасы 4-6 градус җылы булачак һәм ул янә бер атна буена сакланачак.

5 апрельдә һава 10 градуска кадәр җылыначак.

8 апрельдән кыска вакытлы яңгырлар булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Читайте нас: