Алар ике яклы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Русия делегациясе составында төбәк җитәкчесе VIII “Стратегик партнерлык һәм интеграциянең яңа офыклары” дигән Русия-Кыргызстан төбәкара конференциясе эшендә катнаша.
– Безнең арада бик тыгыз мәдәни-гуманитар, икътисади элемтәләр урнашты. Безнең халыклар бик якын. Шуңа күрә безнең мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгару, яңа сыйфатка ирешү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар дип уйлыйм, – диде Кыргызстанның икътисад министры.
Радий Хәбиров әйтүенә караганда, башкорт һәм кыргыз халыкларын мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләр бәйли. 2017 елдан башлап, Уфа һәм Бишкәк туганлашкан шәһәрләр булып тора, шуңа да хезмәттәшлекне үстерүдә зур потенциал бар.
- Безгә әлеге дуслыкның яңа сәхифәсен ачарга кирәк, – дип ассызыклады Радий Фәрит улы. – Бүген без хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзалыйбыз. Ул безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирер дип ышанам.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.