Былтыр Русия юлларында 168 меңнән артык юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 0,8 процентка азрак. Кимү күрсәткече зур булмаса да, шунысы бәхәссез — дәүләт дәрәҗәсендә күрелгән чаралар юл хәрәкәтендә катнашучылар хәвефсезлегенә уңай тәэсир итә. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров “Хәвефсез юллар” проектының Иҗтимагый советы утырышында сөйләде.
Республикада былтыр 4383 авария теркәлгән, аларда 549 кеше, шул исәптән 21 бала, һәлак булган. Депутат белдерүенчә, республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында сабыйларның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча белемен ачыклау максатында үткәрелгән тикшеренүләр бу юнәлештә кечкенә җәяүлеләрнең белем дәрәҗәсе бик түбән булуын күрсәткән. Шушы проблеманы хәл итү максатында проект кысаларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары нигезендә автошәһәрчекләр төзелә. Быел алар Мәләвез, Сибай шәһәрләрендә һәм Күгәрчен районында барлыкка киләчәк.— Шушы елдан башлап мондый шәһәрчекләр “Шәһәр мохите” проекты кысаларында төзекләндерелгән паркларда төзеләчәк. Дизайн-проект эшләнгән чорда ук без анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен мәйданчыклар төзүне күздә тотачакбыз. Автошәһәрчекләр быел Уфада, Мишкә һәм Әлшәй районнарында булдырылачак, — диде Зариф Закир улы.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектын гамәлгә ашыруга быел 5,2 миллиард сум акча бүленәчәк. Шуларның 1 миллиард 834 миллион сумы — федераль бюджеттан, калганы республика һәм урындагы бюджетлардан.
— 1,834 миллиард сумның 1 миллиарды Уфа агломерациясен (275 чакрым юллар) капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк. Стәрлетамакта 226 чакрым юлны төзәтү өчен 513 миллион сум бүленәчәк. Акчаның 320 миллионы республиканың башка юлларын ремонтлауга тотынылачак, — диде депутат.
Мөһим объектлар арасында — Уфада Набережная урамындагы юлны һәм Тимашево кичүен төзүне тәмамлау, шулай ук, Агыйдел елгасы аша күпер төзелешен башлау.
Зариф Байгускаров белдерүенчә, Башкортстан авария хәлендәге участоклар саны буенча Мәскәүдән соң икенче урынны били. Бүген республикада алар — 138, шуларның 109ы Уфада урнашкан. Шулай ук, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә дә хәлләр шәптән түгел. Чиновникларны бу төбәкләрдә үлем күрсәткече арту да борчуга сала.
Утырышта мондый участокларга экспертлар белән берлектә чыгарга һәм күреләчәк чараларны билгеләргә карар ителде. Әйтик, кайдадыр юл билгеләрен алыштыру, кайдадыр видеокамералар, светофорлар урнаштыру һәм башкалар максатка ярашлы булачак. Шунысы бәхәссез: без Русиядә начар төбәкләр исәбендә булырга тиеш түгел! Кызганычка каршы, әлегә хәвефле участоклар саны арта гына.
— Без иң хәерче төбәк тә түгел инде югыйсә! Аннары, Мәскәү белән ярышырга тиеш түгелбез, анда машиналар саны 3-4 тапкыр күбрәк. Әйдәгез, комиссия төзик, тиешле органнарга тәкъдимнәр белән чыгыйк, — диде Зариф Закир улы.
Тагын бер күңелсез хәл: Башкортстан исерек водительләр саны буенча да илдә — икенче урында. Хәлне тиз арада яхшыртмасак, беренче урынга да чыгуыбыз ихтимал, чөнки Мәскәүдән 900 кешегә генә калышабыз.
— Бу — зур проблема. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, без бик күп кешеләребезне югалтабыз, аварияләр саны да шактый югары. Минем аңлавымча, муниципалитетлар боларның барысын да ишетмәмешкә салыша, — диде “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров.
Ул партия әгъзаларының дәүләт проектларын, шул исәптән, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектын, гамәлгә ашыруны контрольгә алачагын белдерде. Һәр депутат аерым участокны контрольдә тотачак, башкарылган эшләр сыйфатын даими тикшереп торачак.
Билгеле булуынча, элегрәк Транспорт һәм Эчке эшләр министрлыклары, автотранспорт водительләре тарафыннан тизлек сәгатенә 10 чакрымга арттырылган очракта, Административ хокук бозулар турындагы кодекска яңа штраф турында төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде. Зариф Байгускаров бу уңайдан үз фикерен белдерде. Бу водительләрнең кесәсенә сугачак, әлбәттә. Ләкин яңалыкның төп максаты штраф җыю түгел, ә хәвефсезлек мәсьәләсен хәл итү, диде ул.
Утырышта урам-юл челтәрен ремонтлауга, юл хәрәкәтен контрольдә тотуга һәм оештыруга кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Гомумән, кабул ителгән карарлар республика юлларындагы хәлләрдә уңай чагылыш табарга тиеш.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.