+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 март 2019, 13:29

Игезәкләрне... ике ирдән тапкан

Кытайның Сямынь шәһәрендә яшәүче хатын ике ирдән игезәк бала тапкан, дип яза Daily Mail. Әлеге шаккатыргыч яңалык ДНК тесты үткәргәннән соң билгеле булган.

Әти кеше баланың берсенең үзенә бөтенләй дә охшамаганлыгына аптырап йөргән. Тест үткәрү өчен дә нәкъ менә шул шиге сәбәп булган.

ДНК тикшеренүе әлеге шиккә нокта куйган. Ир үзенең бер генә балага әти булуын белгән. Ул хатыныннан әлеге хәлне аңлатуын сорагач, башта хатын тестны, имеш, ялгыш эшләүләре турында тәкърарлаган. Соңрак кына үзенең хыянәтен таныган.

Ике ирдән яралган игезәк туу - бик сирәк очрый торган күренеш, андый гаҗәеп хәл 13 меңгә бер генә очрак булырга мөмкин икән.
Читайте нас: