+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
28 март 2019, 13:23

Хәйдәр Вәлиев отставкага китә

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев вазыйфасыннан китә.

Аның вәкаләтләре 2017 елда озайтылган иде. Ул үзе отставкага китүен раслаган, ләкин сәбәпләре турында әйтмәгән.

Исегездә булса, Хәйдәр Вәлиевның фәнни диссертациясенә бәйле зур гауга купкан иде. Былтыр Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) Эксперт советы аны фән докторы дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә тәкъдим итте.

ВАК фикеренчә, докторлык диссертациясенең 65 проценты урланган. Вәлиев үзе бу хәлгә комментарий бирмәде, ә алдарак аны "сәяси заказ" дип атады.

Нәтиҗәдә, диссертациясен ул эшләп бетерергә карар иткән.
Читайте нас: