+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2019, 12:56

Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!

31 мартта Уфада “Нәүруз” республика бәйрәме үтәчәк. Нәкъ шушы көнне башкалада пылау буенча беренче чемпионат старт ала.

— Барча кешене чын пылау белән сыйлаячакбыз! Бөтенесенә дә җитәчәк, чөнки 100 литрлы 10 казан әзерләдек, — ди бәйрәм үтәчәк “ЕврАзия” агропаркы директоры Тимур Мөхәммәтҗанов.

Оештыручылар белдерүенчә, урамда кешеләрнең күз алдында сәмәрканд, таҗик, үзбәк, бохара, әзербайҗан пылаулары пешереләчәк. Теләгән кеше рецептларын да алырга мөмкин. Һәр пылауның үзенә генә хас сере бар.

Моннан тыш, кунаклар “ сүмәләк” милли үзбәк пылавы пешерү буенча осталык дәресе үтә ала. Сүмәләк — барлык Урта Азия халыкларының милли ризыгы. Борынгы заманнарда аны язгы чәчү алдыннан уңыш мул булсын өчен әзерләгәннәр.

Бу ризыкның төп сыйфаты — ул кешегә физик һәм рухи көч бирә. Төп кушылмасы — шыттырылган бодай ярмасы. Ул озак, 10 сәгать чамасы, пешерелә, ләкин бәйрәм кунакларына аны ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук, барысы да аны тәмләп карый алачак.

Бәйрәмдә республиканың милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре: башкортлар, татарлар, таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар, төрекмәннәр, әзербайҗаннар, дагстанлылар катнашачак. Һәркайсы милли тирмәсен куячак.

Чара беренче тапкыр “ЕврАзия” агропаркы (Халыклар дуслыгы проспекты, 21) мәйданында үтәчәк. Бәйрәм 12.00дә башлана.
Читайте нас: