+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2019, 17:10

Уфабыз тагын да күркәмләнә!

Бүген Хөкүмәт йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Уфаның стратегик үсеш проектлары буенча киңәшмә үткәрде.

Анда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты икътисад факультетының Мәдәният икътисады, шәһәр үсеше һәм креатив индустрияләр тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Сергей Капков, Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре, шәһәрләр планлаштыру һәм үстерү өлкәсендәге экспертлар катнашты.

Очрашуда шәһәрнең җәмәгать территорияләрен, паркларны, җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү турында сүз барды.
Читайте нас: