+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2019, 17:01

Дөреслеккә туры килмәгән фикер таратмагыз!

Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Сибайда һавадагы күкерт катнашмасы күләме күп тапкырлар арткан дигән төгәл булмаган саннар белән дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратмауны таләп итте.

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, шәһәрдә инде өч ай Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе төркеме эшли. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында приборлар ярдәмендә үлчәүләр алып бара һәм аларга ышанмаска нигез юк.

«Кайдан сатып алынганлыгы билгесез, сертификатлары булмаган һава анализаторлары белән тәртип булдырырга кирәк. Алар тарафыннан үлчәүләр башкарыла һәм һавадагы зарарлы матдәләр күрсәткече 64 тапкыр арткан дигән мәгълүмат тарала. Шул рәвешле, халыкка дөреслеккә туры килмәгән фикер тагыла", - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе һавадагы зарарлы матдәләрне тикшерү буенча автоматик станция алыну мәсьәләсе хәл ителүен әйтте. Алар Сибай һәм Салават шәһәрләрендә урнаштырылачак.

Экологик хокуклар буенча Советның даими комиссиясе рәисе Сергей Цыпленков хезмәттәшләре белән ике көн Сибайда булуыын һәм карьерга төшеп, судан өстә пыску чыганакларының барлыгын һәм мәсьәләнең тулысынча хәл ителеп бетмәвен җиткерде.

«Учалы тау-баектыру комбинаты вәкилләре хәлне карап-тикшереп торачак, алдагы көннәрдә нинди эшләр башкару вариантлары, шул исәптән карьерга су тутыруны дәвам итү дә уйланыла, - диде Сергей Цыпленков.

«Сибай, сула!» төркеме активисты Эдуард Кадыйров, карьерга төшүен, анда төтенләүче руданың бер өлеше су белән сүндерелүен, бер өлешенең әле һаман пыскып ятуын белдерде.

"Учалы тау-баектыру комбинаты карьерны су белән тутыруны янә 70 метрга күтәрергә әзер", - диде ул.
Читайте нас: