+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2019, 12:35

Яман шешкә каршы көрәш көчәя

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә үткән “Сәламәтлек сәгате”ендә онкология чирләре белән авыручыларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Анда сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин республикада югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү системасы турында чыгыш ясады. Ун елда республикада шундый ярдәм күрсәтүче учреждениеләр саны җиде тапкыр арткан. Бүген ул 22 медицина оешмасын колачлый. Бу ярдәм көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек биргән.Чарада, шулай ук, яман шеш белән авыручыларны дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Агымдагы елдан Мотлак медицина страховкалавы федераль фонды тарафыннан яман шешкә каршы терапияне финанслау күпкә арттырылган. Моннан тыш, 1 апрельдән амбулатор онкология ярдәме үзәкләре эшен башлаячак, анда пациентлар яман шешкә каршы терапияне җиңел һәм уртача схемалар буенча ала алачак. Шул рәвешле төбәктә химия терапиясен оештыруның нәтиҗәле схемасы булдырылачак.
Читайте нас: