-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2019, 18:53

Яхшы эшлим, дисәң, банан аша!

Кешенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве аның нәрсә ашавына да бәйле икән.

Сәламәт туклану клиникасының баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Марина Копытько әйтүенчә, ак икмәк, камыр ризыклары, бәрәңге измәсе, пакеттагы сутлар эшләү нәтиҗәлелеген киметә икән.

Диетолог каһвә белән дә бик мавыкмаска киңәш итә. Бу эчемлек башта гына “уятып” җибәрә, ә соңыннан кире нәтиҗә бирә. Газлы һәм энергетик эчемлекләр дә киңәш ителми.

Кәефне күтәрү һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен составында Д витамины булган ризыклар ашарга кирәк. Болар: майлы балык, балык бавыры, акмай, йомырка сарысы. Омега-3 кислоталы азыклар да бик файдалы: болары - майлы балык, чикләвекләр һәм термик эшкәртелмәгән ярмалар.

Табигый шикәре булган банан да яхшы эшләүгә этәргеч бирә икән. Өстәвенә, анда шатлык гормонына охшаш триптофан да бар. Тик шикәр чире булганнарга бу ризык бик килешмәс.

Диетолог пакетлы чәй эчмәскә, ә тортны шоколад яисә мармеладка алыштырырга киңәш итә.
Читайте нас: